XXII Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият «БикаФест» фестивале

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе
24-26 ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXII Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият «БикаФест» фестивале булып узды. Ул «Сәләт»нең якын дусты, бард җырчысы Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә. «БикаФест» - гади фестиваль генә түгел. «БикаФест» – сәләтеңне үстерү, тәҗрибәле остазларның киңәшләрен ишетү мөмкинлеге дә! Катнашучылар биредә Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләренең остаханәләрендә булды, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды, очрашудан файдалы киңәшләр алып һәм тәҗрибә туплап китте. Әлеге конкурс-фестивальдә музыка номинацияләрендә лауреатлар: "Махсус бүләк" номинациясендә иң оста коллектив-башкаручы җиңүче - "МИрас" вокаль-инструменталь ансамбле (остазлары - Рәисә Харисова, Гөлназ Йосыпова); "Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы" номинациясендә - Сабина Идиятуллина (җитәкчесе Гөлназ Йосыпова) - 2 урын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International