28 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов катнашында ведомствоара комиссия утырышы узды.
Комиссия эшендә Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары-Рамил Вәлиҗан улы Мөхсинов, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, хуҗалык субъектлары вәкилләре, супервайзерлары катнашты.
Утырыш йомгаклары буенча республика җитештерүчеләренең продукциясен сатуны арттырырга һәм Татарстан Республикасының икътисади мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәргә ярдәм итүче карарлар чыгарылды.