Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУның журналистика кафедрасы тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы оештырылды (алга таба – Конкурс). Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырылды:
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма матбугатта иң яхшы басма"; "Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча ММЧның иң яхшы редакциясе"; "Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма»; »Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)"; »Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)". Конкурска республиканың төрле муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 67 гариза бирелгән; аерым авторлар да, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы ММЧ редакцияләре дә катнашкан.
Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрне бәяләде һәм җиңүчеләрне билгеләде: «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма» номинациясендә - «Татмедиа» АҖ филиалы «Мөслим-информ».
Редактор Афзалова Римма Рәшидовнаны һәм "Авыл утлары" газетасының бөтен коллективын лаеклы бүләк белән котлыйбыз, яңа казанышлар телибез, җиңүче диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнәчәк!