Яңадан сәлам... ә без бер урында тормыйбыз, һәрвакыт алга барабыз! Бүген, 16 ноябрь көнне "Мизгел FM" яшьләр урам радиосы эфирында яшьләр тормышы, яшьләр үзәге диварларында үткәрелгән барлык чаралар турында, шулай ук безнең якын киләчәктә планлаштырган чаралар турында иң кайнар яңалыклар)) Ләкин иң мөһиме - волонтерларыбыз үзләре радиоэфирның алып баручылары булдылар, бу аларга микрофоннан курыкмаска һәм әңгәмәдәшең белән җиңел аралашу өчен бик яхшы практика. Яшьләребез алга!