Казанда Мөслим районы мәдәният көне.

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Мөслимлеләр Татарстанның мәдәни башкаласы исеме өчен көрәшкә кушылдылар. 22 майда Казанда Татарстанның Мөслим районы мәдәният көне узды. Чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында үтте.

Ленин ис. мәдәният йорты каршында чара кунаклары яшь мөслимлеләрнең «Холодный драйв» кавер-төркеме каршы алды. Янып торган музыка шулай ук үтеп баручыларны да җәлеп итте. Ачык һавада мини-концерт булды, ул барлык тамашачыларга якты эмоцияләр һәм рух күтәренкелеге бүләк итте.

Мөслим районы мәдәният көненең күргәзмә һәм интерактив программасы мәдәният йорты холында урнашты.

Мөслимлеләр казанлыларга үзләренең уникаль мәдәни кодларын тәкъдим иттеләр. Кунакларны бай программа каршы алды. Мөслимлеләрнең милли ризыклары, уникаль сәнгать эшләре, районнарның табигать фотокүргәзмәләре, туган якны өйрәнү музее фондларыннан җирле халыкларның көнкүреш әйберләре, күп санлы мастер-класслар кунакларны үзләренә бәйләп куйды.

Мөслим районы мәдәният көне чыннан да якташлар очрашуына әверелде. Кунаклар арасында өлкән буынның да, яшьләрнең дә булуы сөендерә.

Район башлыгы Альберт Хуҗин район аксакалларын җыйды. Якташлар очрашуында көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Бәйрәм программасын муниципалитетның иҗади, фольклор һәм бию коллективлары әзерләде.

Мәдәни программаны Мөслим районы халык театры ачты, ул «Идел-Йорт – 2022»ХХІІ төбәкара театр коллективлары конкурсының Гран-при иясе. Спектакльдән өзек районның визит карточкасына әверелгән “Зәңгәр шәл” тамашачыны үткәнгә күчерде.

"Асса", "Мизгел" бию ансамбльләре, "Ык буйлары" халык җыр һәм бию ансамбле чыгышларын тамашачылар яратып карадылар.

Күренекле якташларыбыз, популяр сәнгать эшлеклеләре Азат Кәримов, Рөстәм Гыйльфанов, Айдар Әхмәтҗанов, Габидулла Хөрмәтуллин тамашачыларга туган як турында җырлар бүләк иттеләр, Шәмсия Җиһангированың шигырьләре һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.

"Рябинушка", "Усыкай буйлары", "Полер кас", "Мөслим тугайлары" фольклор ансамбльләре тамашачыларны район халыклары мәдәниятенә чумдырды.

Зифы Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йортының үзешчән артистлары җырлары кунаклар күңелендә калды. Яшь мөслимле Дияз Әхмәтҗановның чыгышын тамашачылар басып тыңладылар.

Бәйрәм концерты тамашачыларның күңелләрендә уңай эмоцияләр һәм дулкынлану калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International