Дусай авылында фельдшер-акушерлык пунктының (ФАП) яңа бинасы төзелеше дәвам итә.
Объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча төзелә.
Төзелеш тәмамланганнан соң пункт яңа җиһазлар белән комплектланачак.
Эш барышы белән район башлыгы танышты. Альберт Хуҗин әлеге программаларның авыл җирлекләре өчен әһәмияте гаять зур. Хәзерге вакытта Дусай авылында 151 кеше яши, алар якын арада уңайлы шартларда квалификацияле медицина ярдәме ала алачак.