Район башлыгы Альберт Хуҗин «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» вәкиле Илдар Салихҗанов һәм төзуче фирма җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтов белән бергәлектә төзелеш барышын карап чыкты.
Төзелешкә 2 тәлап - вакытында башкарып чыгу һәм сыйфатлы итеп ясау. Булган сораулар буенча урында карарлар кабул ителде.
Мөслим районында "Урман иле" стационар-сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонтлау бара.
Агымдагы елда Татарстанда 6 балалар сәламәтләндерү лагере (ДОЛ) «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрне ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү республика программасы кертелде — бу максатларга республика бюджетыннан 396,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Иң кыйммәтле ремонт "Урман иле"стационар-сәламәтләндерү лагерына туры килә -124 миллион сум.
Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 30% ка башкарылган.
Лагерь тулысынча реновацияләнә. Төзекләндерү август аенда төгәлләнер дип көтелә.