Бүген «Чайка» фермер хуҗалыгының катнаш азык җитештерү буенча булачак завод урынында район башлыгы Альберт Хуҗин белән хуҗалык җитәкчесе Дамир Шәңгәрәев беренче казыкны кададылар.
Заводның эш куәте - сәгатенә 10 тонна катнаш азык.
Шулай ук биредә 8 мең тонна ашлык сыйдырышлы ике склад урнашачак. Фаразланган инвестицияләр күләме 120 млн. сум.