Мөслим муниципаль район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.
Альберт Хуҗин узган атналарда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, киләсе атналарга билгеләнгән бурычларга тукталып үтте.
Чыгыш ясаучылар:
1. Мәктәптән тыш эшләр үзәге эшчәнлеге һәм җәйге ялны оештыру буенча: Аяз Бадретдинов;
2. “Мөслим электр челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыяте филиалының эшчәнелеге буенча: Кәрим Сәлимгәрәев;
3. "Өченче буын" XIII Республика Спартакиада ярышларының муниципаль этабы йомгаклары буенча: Илгиз Низамов.
4. Урманнарда янгын куркынычызлыгын тәэмин итү, агачларга зыян салучы күбәләкләргә каршы биологик матдәләр бн чара күрү турында урманчылык җитәкчесе: Рафил Асылгараев.
Киләсе атнага
• 15 май - Гаилә көне уңаеннан велойөгереш үткәрелә (Мөслим йөрәге скверы);
• 18-20 май– Мөслимдә хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары үтә (Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы);
• 22 май – Казан шәһәренә Мөслим районың зур концерты үтә;
• 21 май – Изге Болгар җыены (г. Болгар).