Бүген меңләгән мөслимлеләр һәм район кунаклары, һәлак булучыларга баш ию һәм ветераннарга хөрмәт күрсәтү өчен, Мәңгелек утка килделәр. Җиңү Парады Мөслимне генә түгел, республиканы да берләштерде.
Тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, район халкын һәм кунакларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән тантаналы парадта Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин котлады.
Чара концерт программасы белән дәвам итте, ул номерлар төрлелеге белән сөендерде.
Мөгаен, бу күркәм бәйрәмнең төп мизгеле-Мәңгелек утка һәм Мемориаль комплекстагы обелискларга веноклар, чәчәкләр салу. Бу чарада оешма-предприятиеләр, ветераннар, яу кырында башларын салган сугышчылар истәлегенә кадерле кешеләр катнашты. Геройлар истәлегенә автомат залплар яңгырады.
Бәйрәм чаралары урыннарда дәвам итте. Ветераннарны бәйрәм өстәле артында хөрмәтләделәр, райондашларыбыз концерт карадылар, солдат боткасы белән сыйландылар.