Бүген Г.Тукай исемендәге мәктәп базасында “Сугыш кайтавазы...” исеме астында күчмә күргәзмә эшләде. Ватаныбыз азатлыгы, безнең бәхетле киләчәгебез өчен аяусыз көрәшкән, сугышлар барышында яу кырында башларын салган әби–бабаларыбыздан калган бердәнбер истәлек булып сакланучы музей экспонатлары тәгъдим иттеләр һәм якташ геройларыбызны искә алдылар.