Мөслим лицееның 2 Б сыйныф укучылары өчен Хәрби Дан "Батырлар йорты" залы буенча экскурсия узды. Балалар музейның барлыкка килү тарихы, музейның төп бүлекләре һәм экспозициясе белән,шулай ук Бөек Ватан сугышы тарихта эз калдырган мөһим вакыйгалар турында күп төрле мәгълүмат алдылар.