Г.Тукай исемендәге мәктәпнең 5 сыйныф кызлары өчен Хәрби Дан “Батырлар йорты” залында “Мәскәү оборонасы” исеме астында музей дәрес үтте. Укучыларга хәрби операция этаплары, иң зур сугышларның берсенең әһәмияте, Мәскәүне саклаучыларның батырлыгы, панфиловчылар батырлыгы белән таныштырдылар. Ил хөкүмәте тарафыннан «Мәскәүне саклаган өчен» медале булдыру һәм Мәскәүгә герой-шәһәр исеме бирелү турында мәгълүмат бирелде.