Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Мөслим районында булды.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов белән бергәлектә Рәис “Август-Мөслим” компаниесенең “Уразметьево” мега-фермасы эшчәнлеге белән танышты. Төбәк башлыгына Россия өчен уникаль булган моноблок технологиясен гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче яңа сөт-товар комплексы турында сөйләделәр. Бу алым объектны төзү өчен вакытны һәм финансны экономияләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук биредә биналар кросс-вентеляция системасы белән җилләтелә. Бу уникаль технология ел әйләнәсе комфорт температура сакларга мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук "Агромастер" җитешерү компаниясенең продукциясе тәкъдим ителде.