28-30 апрельдә "Илтранс Мөслим" командасы Азнакай шәһәрендә ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнашты.
Ярышларда ТРның 12 районы һәм шәһәре катнашты: Мөслим, Сарман, Актаныш, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Яңа Чишмә, Азнакай, Лениногорск, Зәй, Ютазы, Минзәлә. Бүгенге көндә безнең команда үз төркемчәсендә беренче урынны алды һәм ярышларның ярымфиналына чыкты. һәр төркем җиңүчеләре арасында урыннар уйнатылды:1-Илтранс Мөслим 2 Сарман 3-Азнакай 4 Зәй. Барлык 4 команда да «Авыл яшьлек» XII җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышларында катнашу хокукы алды.