"Хыял артыннан..." дип исемләнгән концерт

2023 елның 2 мае, сишәмбе
Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә "Хыял артыннан..." дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта "Тургай" курайчылар ансамбле, балалар тынлы уен кораллары оркестры, "Акцент" пианистлар ансамбле, фортепиано бүлеге укытучылары ансамбле кебек иҗади коллективлар чыгыш ясады. Шулай ук үзләренең талантларын һәм музыкаль инструментларда уйнау осталыкларын халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларының лауреат - солистлары һәм дипломантлары күрсәтте. Бу концерт инде бүлекләрдә матур традициягә әверелде. Инде берничә ел дәвамында яшь пианистлар һәм духовиклар әти-әниләре алдында үз эшчәнлекләре турында хисап бирәләр. Һәм быел ул бары матур хис-тойгыла тудырды, балаларга һәм ата-аналарга бары тик күңелле хатирәләр генә бүләк итте. Мәктәп директоры Фәттахова Айгөл Нәзиф кызы билгеләп үткәнчә, әлеге ике бүлек концерты һәрвакыт балалар өчен сюрпризлар әзерли. Бу уку елында укытучылар тамашачыларга классицизм стилендә креатив фотозона бүләк иттеләр. Шулай ук конкурслар һәм фестивальләр нәтиҗәләре белән күргәзмә эшләде. Концерт "Хыял артыннан..." дип аталган финал җыры hәм бәйрәм салюты белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International