Фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямованың сольный концерты

2023 елның 25 апреле, сишәмбе
Кичә Мөслим сәнгать мәктәбендә бик матур чара узды. Агымдагы уку елында мәктәбебезне тәмамлаучы фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямованың сольный концерты булып узды. Күпсанлы конкурс-фестивальләр лауреаты булган Язиләбез 5 яшеннән алып сәнгатькә гашыйк. Бүген аның сәнгать осталыкларын санап бетерлек түгел. Язилә фортепианодан кала, курай, тальян, саксофон, барабан кебек уен коралларында оста уйный. Теория фәннәре буенча да уңышлары зур Язиләнең. Концертны сәнгать мәктәбендә белем алучы барлык укучылар тамаша кылды. Язиләнең чыгышын шулай ук аның гаиләсе, сыйныфташлары да карарга килгән иде. Махсус кунак буларак чарада Әлмәт музыка көллиятенең фортепиано бүлеге студентлары чыгыш ясады. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Мөнир кызы Шигапова сыйныфында шөгыльләнүче пианистлар балаларга классик әсәрләр бүләк итте. "Бүген Язилә югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Билгеле, әлеге иҗади биеклекләр җиңел бирелми. Бары тик тырышлык, сайлаган шөгылеңә карата мәхәббәт, профессиональ укытучылар кул астында шөгыльләнү кебек факторлар гына зур уңышка китерә ала", - диде Мөслим сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова. Хактан да, Язилә кече яшеннән үк тырыш укучы буларак аерылып торды. Фортепианода уйнау осталыгына нәни кызчык Румия Деникаева сыйныфында шөгыльләнгәндә төшенсә, бүген ул Розалия Хәбибуллина җитәкчелегендә сәнгать осталыгын арттыра. Киләчәген дә ул музыка белән бәйләргә тели. Әлмәт музыка көллиятенә укырга керү аның теләге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International