22 апрель көнне «Хезмәт резервлары» стадионында гаилә командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы республика фестиваленең финал этабы узды.
Мөслим районын Камилә, Айзилә, Нияз, Наил Мөхәмәтҗановлар тәкъдим итте.
Фестиваль үз эченә перекладинада тартылу, озынлыкка сикерү, кулларны бөгеп һәм җәеп алга авышу, гәүдәне күтәрү, 30 метрга йөгерү һәм «электрон коралдан» ату буенча сынауларны ала. Бу сынаулар IIIII, VIVIII, IXX яшь баскычларына туры килә һәм Россия Спорт министрлыгы тарафыннан расланган. Сынаулар нәтиҗәләре буена команда республиканың иң көчле бишлегенә керде.