КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

2023 елның 20 апреленә

2023 елның 19 апрелендә 18 сәгатьтән 20 апрелендә 18 сәгатькә кадәр

 

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Агерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәр округы)буенча:

Ачыклык белән болытлы.

Төнлә явым-төшемсез.

Көндез урыны белән бераз яңгыр ява.

Үзгәрешле юнәлештәге җил 5 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+5˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +14..+18˚.

Урман янгыннары:

2023 елның 19 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычлыгының 3-4 классы күзәтелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 30 мартындагы 376 номерлы карары белән 2023 елның 17 апреленнән 10 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.04.2023 ел, № 470 карары белән 2023 елның 15 апреленнән 5 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 21 көнгә чикләү кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International