Кибетләрнең берсендә күп санлы хокук бозулар ачыкланган

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге продукцияне җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документларсыз, ЕГАИС кулланмыйча, сыра продукциясен сатуны, шулай ук яраклылык срогы чыккан килеш сату факты ачыкланды. Гомуми күләме 39,6 литр булган сыра продукциясе алынган. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Ачыкланган бозулар буенча шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 статьясының 2 өлеше, РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.43 статьясының 2 өлеше һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.19 статьясы буенча административ тикшерү үткәрелә. Штраф билгеләү турында карарны суд кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International