Сарман районының "Айтуган" спортзалында Нәҗметдинов Ильвир призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ачык республика турниры узды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

15 апрель көнне Сарман районының "Айтуган" спортзалында Нәҗметдинов Ильвир призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ачык республика турниры узды. 
Бу ярышта безнең Мөслимнең "Илтранс" командасы егетләре  дә катнашты. 

Уенның нәтиҗәләре буенча: 
1 урында "УАД" Бөгелмә командасы;
2 урында  "Система Сервис" Әлмәт командасы;
3 урында "ИЛТРАНС" Мөслим командасы.
Иң яхшы уенчы итеп Хәсаншин Нәргиз билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International