15 апрельдә Әлмәт шәһәрендә Космонавтика көненә багышланган Ачык Беренчелек узды.
Ярышларда 18 команда катнашты. Район командасы 2016-2009 елларда туган 27 спортчы белән тәкъдим ителде.
2014 елда туган кызлар арасында 100 метрлы дистанциядә Асманова Алиса 3 урынны яулады.
2015 елда туган малайлар арасында 50 метрлы ирекле стиль дистанциясендә Ситдиков Ринас 3 урынга лаек булды.
2013 елгы, 50м дистанциядә Фазлиева София ярышларның бронза призеры булды.
Әхмәтшин Илсаф шулай ук 2011 елда туган егетләр арасында 100 метрлы дистанциядә 3 урынга лаек булды.
Тренерлары Дәүләтшин Алмаз, Хәбибуллин Фәрхәт.