«Моңлы дөнья» II Халыкара фольклор фестиваль-конкурсы

2023 елның 14 апреле, җомга
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Моңлы дөнья» II Халыкара фольклор фестиваль-конкурсы узды. Әлеге бәйгедә милли уен коралларында уйнаучы сәнгать сөюче балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Мөслим сәнгать мәктәбенең "Тургай" курайчылар ансамбле (җитәкчесе Рунар Шәямәтов) hәм Муса Исмагилов (укытучысы Әлфинур Гыйлметдинова) фестивальдә 1нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Бүген курайчыларыбыз Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" концерт залында узган зур йомгаклау концертында чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International