14 март көнне "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Больничная клоунада" дип исемләнгән муниципаль проект кысаларында Мөслим район хастанәсендә больницада дәваланган балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Волонтерлар сабыйларга күңелле уеннар, фокуслар, һәм флешмоб тәкъдим иттеләр. Хастаханә коридоры күңелле музыка һәм сабыйларның көлүе белән яңгырап торды.