2023 елның февралендә безнең районнан 1 яшь гаилә 2023 елда торак шартларын яхшырту өчен торак бәясенең 35%ына дәүләт түләүләре алды. Бүген дә башкарма комитетта “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашуга һәм 2024 елда шундый субсидия алуга гаризалар кабул ителә. Яңа төзелештә фатир сатып алу яки икенчел базарда, яки үз йортын төзү өчен, шулай ук яшь гаиләгә ипотека түләү өчен дәүләттән 35% ка кадәр кире кайтарылмый торган субсидия алу өчен 30 апрельгә кадәр программага керергә кирәк.
Кирәкле документларны рәсмиләштерүдә консультация һәм ярдәм сорап, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була: Мөслим районы, Мөслим авылы, Пушкин ур., 44 й., тел: 8960-062-98-96
Катнашу өчен төп критерийлар - торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык, ир белән хатынның (ата-анасының) түләү сәләте һәм яше 35 яшькә кадәр булырга тиеш.