Мөслим районында Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы 14 һәм 15 апрельдә Мөслим районы Мәшгульлек үзәгендә Мөслим авылы, Пушкин урамы, 47 йорт адресы буенча узачак.
Эш эзләүчеләр районыбыз предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм социаль гарантияләр турында белә алачак.
Кунакларны мәшгульлек хезмәте белгечләре консультацияләре көтә.
Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсе 8.00 сәгатьтә башлана.
Тулырак мәгълүмат 8(85556)24834 телефоны буенча .