7 апрель көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Алабуга шәhәрендә үткәрелгән «Кече шәһәрләр» -2023 яшь музыкантларның XVII республика конкурсында катнаштылар.
«Вокаль ансамбль» номинациясендә «Белэзек» вокаль ансамбле III дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Гольнур Фәхретдинова) булды;
«Халык җыры» номинациясендә Зөләйха Хантимерова II дәрәҗә лауреат, Наира Никогосян һәм Айназ Солтанова III дәрәҗә лауреатлар, Әмир Хәмәтов һәм Раилә Шириева I дәрәҗә дипломант (укытучысы Гүзәл Галиева) булдылар;
«Эстрада вокалы» номинациясендә Әмин Гәрәев III дәрәҗә лауреат, Камилла Корбиева III дәрәҗә дипломант (укытучысы Муршида Мирзахановна) булды;
«Фортепиано» номинациясендә Язилә Киямова I дәрәҗә лауреат (укытучысы Розалия Хәбибуллина), Ралина Шәрипова һәм Индира Вәлиева III дәрәҗә дипломант (укытучысы Филүзә Шәрипова) булдылар;
"Халык уен кораллары" номинациясендә. Баян Муса Исмәгыйлев I дәрәҗә дипломант булды (укытучысы Әлфинур Гыйлметдинова).