5 апрельдән 7 апрельгә кадәр Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. 🤼
Ярышларда 2009-2011 елларда туган 160тан артык яшь көрәшче катнашты. 7 апрельдә төрле авырлык категорияләрендә егетләр һәм кызлар арасында финал очрашулары, шулай ук бүләкләү тантанасы узды 🏆
Ике көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча Мөслим районының 8 егете һәм кызы дәрәҗә пьедесталына күтәрелде. 🔥 🔥 🔥
Үз үлчәү категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
1 урын-Шакиров Данил
2 урын - Юнысова Мәликә 3 урын - Якупова Алинә
3 урын - Гарипова Тансылу
3 урын - Нәбиева Азилә
3 урын-Садыйкова Зарина
3 урын-Габдуллин Исмал
3 урын-Хафизов Камил
Тренерлары Фазлыев Илшат, Шәймөхәммәтов Альберт, Фәсхиева Сирена, Габидуллин Марат.
Сезне җиңүегез белән котлыйбыз һәм спортта алга таба да уңышлар телибез 🏻 👏 🏻 👏 🏻 👏 🏻