Минзәләдә волейбол буенча районара турнир ярышлары узды

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

 8 апрель көнне Минзәлә шәһәренең "Юбилейный" спорт мәктәбендә хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында волейбол буенча районара   турнир ярышлары узды. 

Бүгенге ярышта күрше районнардан Мөслим, Минзәлә, Актаныш, Сарман районнары командалары үз көчләрен сынадылар.
Ярышта Мөслим егетләре һәм кызлары  командасы II урынны яуладылар.
Иң яхшы уенчы итеп ир-атлар арасыннан:
Мингазов Шамил;
Хатын-кызлар командасыннан:
Фазлиева Зөлфия билгеләнде.
Команда тренерлары: Шамил Дамирович һәм Ильдар Раисович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International