Регионара "Моңы Ык буйлары" конкурс-фестивале

2023 елның 7 апреле, җомга
Кичә Мөслим сәнгать мәктәбендә Регионара "Моңы Ык буйлары" конкурс-фестиваленә йомгак ясалды. Мөслим сәнгать мәктәбе базасында узган әлеге бәйгедә барлыгы Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәр-районнардан 268 конкурсант катнашты. Шуларның 121е - Мөслим районында иҗат итүче балалар. Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларга тантаналы төстә диплом, истәлек бүләкләре тапшырылды. Балалар җыр, бию, театр сәнгате, фортепиано, тынлы һәм халык уен кораллары номинацияләрендә көч сынашкан иде. Барлык конкурсантлар әлеге бәйгенең дәвамлы булуын теләп калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International