7 апрель көнне "Яшьлек" спорт сараенда гайлә командалары арасында ГТО нормативларын тапшыру фестивале узды.
Фестивальдә 7 гайлә командасы катнашты. Спорт чарасында 8 яшьтән 69 яшькә кадәр булган гайлә әгъзалары - балалар, әти-әни, әби-бабайлар катнаштылар.
Фестиваль ГТО хәрәкәтен популярлаштыру, традицион гайлә кыйммәтләрен пропагандалау һәм ВФСК ГТО гайлә фестиваленең республика этабында катнашу өчен команданы сайлап алу максатларында уздырылды.
Фестивальнең җиңүче гайләләре:
1. Салаховлар гайләсе;
2. Байрхановлар гайләсе;
3. Ягудиннар гайләсе.
Катнашкан һәм җиңү яулаган командалар истәлекле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Ә инде җиңүче гайлә район данын республика күләмендә яклаячак. Барлык командалар да бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр, аларда җиңүгә омтылыш көчле булды.