2023 елның 29 мартында Мөслим муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 11 сыйныфын тәмамлаучыларның әти-әниләре һәм мәгариф идарәсе начальнигы Хәбибуллина Л.Я. «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Ата-аналарга үз тәҗрибәләрендә БДИ кагыйдәләре, процедурасы һәм биремнәре белән танышырга, аларны үз балаларына аңлатырга һәм имтиханнар алдыннан дөрес көйләнергә ярдәм итәргә мөмкинлек бирелде.
Беренче тапкыр «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе, аның инициаторы булып мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тора, 2017 елда узды. Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык киеренкелекне бетерүдә ярдәм итәргә тиеш.