Мөслим районының финанс-бюджет палатасы кызлары коллективы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) нормалары тапшырды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе
30 мартта Мөслимнең "Яшьлек" спорт сараенда Сәламәтлек бишьеллыгы программасы кысаларында Мөслим районының финанс-бюджет палатасы кызлары коллективы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) нормалары тапшырды💪 Хезмәткәрләр спортның берничә төрендә сыналдылар: ✅озынлыкка сикерү; ✅алга таба иелү; ✅1 минут эчендә аркада ятып тору; ✅югары перекладинада күтәрелү; 🏃‍♂30 м.га йөгерү нормативларын үтәделәр. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре яхшы физик әзерлек күрсәтеп, этапларны уңышлы уздылар. Иң яхшы норматив үтәгәннәр истәлекле грамоталар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International