Язны каршыладык!

2023 елның 29 марты, чәршәмбе
Бүген Мөслим сәнгать мәктәбендә балалар өчен Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Театр, җыр һәм бию сәнгате бүлеге балалары әзерләгән театральләштерелгән күренештә Кыш бабай белән саубуллашу, Язбикәне каршы алу, Шүрәле, Карга кебек әкият геройлары әзерләгән уеннарда катнашу булып узды. Балалар Язбикәгә җыр-биюләрен бүләк итте, коймаклар белән чәй өстәлендә сыйланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International