Маскировка челтәрләре хәрби техниканы һәм сугышчыларның ышык урыннарын яшерә. Маскировка челтәрләрен гади балык тоту челтәреннән ясыйлар, анда җылы һәм салкын сезоннарда маскировкалау өчен төрле төстәге тукыма полосалары үрелә.
Бу көннәрдә Мөслим районында маскировка челтәре ясау буенча масштаблы чаралар уза ,анда теләгән һәркем катнаша ала.
Патриотик тәрбия максатларында "Форпост" үзәге тәрбияләнүчеләре әлеге чараларда катнаштылар .