Мөслимлеләрдән гуманитар ярдәм ияләренә барып иреште!

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Мөслимлеләрдән гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләребезгә барып иреште!

Райондашыбыз Рүзәл Минһаҗев 7 нче тапкыр гуманитар ярдәм җыеп илтүне оештырды. Бу көннәрдә ул Ленар Галәев, Рушат Рөстәмов, Алмаз Исанбаев белән бергә батырларыбыз янына барып кайтты. Ир-егетләребезгә Нива, УАЗ, УАЗ Буханка, ВАЗ-2109 машиналары, тепловизорлар һәм башка бик күп кирәк яраклар, продукция тапшырылды.
Солдатларыбыз һәм район хакимияте исеменнән бу изге эшкә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!

Батыр ир-егетләребез тиз арада исән-имин туган йортларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International