26 март көнне Мөслимнең "Яшьлек" спорт сараенда 1990 елгы һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ир-атлар командалары арасында "СОК Юность" кубогына волейбол ярышы узды.
Ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
Исполком
1."СОК Юность" командасы;
2. "Ретро" командасы;
3. Мухан авылы егетләре командасы;
4. Актаныш егетләре командасы;
5. Исполком командасы;
6. Сети командасы.
Бүгенге уенның иң яхшы уенчылары:
Юность командасыннан- Кашапов Ильназ;
Сети командасыннан - Сруров Салават;
Мухан командасыннан- Кашапов Марат.
Җиңүчеләр һәм иң яхшы уенчылар кубок, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.