Студентларыбыз бүләге

2023 елның 24 марты, җомга
Укытучы өчен иң зур сөенеч, иң зур бүләк - ул укучылар уңышы. Бүген Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары чын мәгънәсендә зур бүләккә ия булдылар. Төрле елларда мәктәбебезне тәмамлап, бүген Әлмәт музыка көллиятендә белем алучы баянчы егетләребез концерт белән кайтты. Халык уен кораллары бүлегенең Раилә Әхмәтгалиева hәм Азия Заһидуллина сыйныфларында белем алган чыгарылышларыбыз Булат Әхмәтҗанов, Мансур Закиров, Айнур Госманов балалар өчен концерт куйдылар. Сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова егетләргә матур чыгышлары өчен рәхмәтен белдерде, үзебезгә эшкә кайтырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International