Хакимиятнең муниципаль органнарында ирекле ярдәмчеллекне (волонтерларны) концептуаль үстерүнең бердәм векторын булдыру, шулай ук Татарстан Республикасы муниципалитетларында волонтерлык хәрәкәтенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан 2023 елның 21 мартыннан 23 мартына кадәр «Волга» яшьләр үзәгендә «#НаДобройВолне» республика форумы узды. Әлеге форумда “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре Гамирова Эльмира Рафисовна һәм Сабирова Инзилә Глусовна катнашты.