22 март көнне Мөслимдә фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы утырышы узды.
Республикадан килгән кунакларны политехника техникумында каршы алып, уку йортының эшчәнлеге белән таныштырдылар, экскурсия уздырдылар. Автобусларга утырган фермер җитәкчеләре “Агромастер” җитештерү компаниясенә юл алды. Биредә директор урынбасары Фәрхәд Шәмсиев компания эшчәнлегенә киң тукталып үзләрендә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы техникалары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
Семинарның пленар утырышы район мәдәният йортында узды. Утырышны Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров алып барды. Район башлыгы Альберт Хуҗин Мөслимнең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларына тукталды. “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, ирешелгән уңышлары турында сөйләде. Органик авыл хуҗалыгына һәм экологик чиста продукция җитештерүгә күчүнең төп юнәлешләре турында ТР фәннәр Академиясе вице-президенты Вадим Хоменко мәгълүмат җиткерде.