19 мартта Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» хәйрия фонды Кубогына ТР Әлмәт баскетбол лигасының ХІ чемпионатының 5-6 тур уеннары узды.
МЛБЛНЫҢ 2009-10 елгы балалар яшь төркемендә Тайфун спорт мәктәбе баскетболчылары командасы Әлмәт шәһәренең Девон 2010 командасына каршы уен үткәрә. Нәтиҗәдә, Мөслимнән "Тайфун" 36-24 исәбе белән көндәшне җиңде.
Төгәл ыргытулар буенча безнең команда лидеры итеп Тухтасинов Алишер (8 очко), җыюлар буенча Гыйзетдинов Алмаз (10 очко ), тапшырулар буенча Вәлиев Раиф (2 очко) танылды.
Гомуми зачетта "Тайфун" командасы турнир таблицасында 3 нче урында тора.
Плей-офф башланганчы 1 тур уеннар кала.
Команданың тренеры Ленар Садретдинов.