2023 елның 14 нче марттан 19 нчы мартка кадәр Орел шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге узды.
- 55 кг авырлык категориясендә Илина Бариева абсолют җиңүче булды һәм РФ спорт мастеры нормативын үтәде.


- 65 кг авырлыкта алтын медальне Әхмәдуллин Айзат яулады. 
КМС дәрәҗәсен үтәде.
Хәйруллин Раян уң кулында чемпион булды, сул кулында бронза медаль яулады.


+70 кг авырлыкта бронза
медальләрен Юнысова Азалия яулый.

Менә шушы егетләр, кызлар безнең Мөслимне, Татарстанны данлыйлар!
Әлеге ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең өч спортчы Россия җыелма командасының төп составына керде
Җиңүчеләрнең һәм призёрларның тренеры Бариев Ларис.