Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин традиция буенча узган атналарда үткән вакыйгалар, эшләнгән эшләргә күзәтү ясады. Киләсе атналарга бурычлар билгеләде.
Чыгыш ясаучылар:
1. Республикакүләм үткән фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Лилия Хабибуллина.
2. Язгы ташу вакытындагы эшчәнлек һәм чисталык икеайлыгына әзерлек буенча Ирек Салихҗанов.
Актуаль мәсәләләр:
• Үзара салым акчаларын вакытында җыеп бетерү;
• Язгы кыр эшләренә әзерлек;
• Авылларда юлларны саклау максатыннан шлагбаумнарны ябу, зур йөк машиналарын контральдә тоту;
• Боз катламы юкара! Сулыкларда саклану чаралары күрү;
• Язгы ташуга эзерлек. Торба башларын, канауларны чистарту.