17 март көнне "Яшьлек" спорт сараенда 5 класс укучылары ГТО нормативлары тапшырдылар. Укучыларның сәламәтлеге өчен ГТО нормативларын тапшыру зур әһәмияткә ия. Биредә тизлек, җитезлек, сыгылмалылык кебек сыйфатлар тикшерелде.
Үтәлгән ГТО нормаларының нәтиҗәләрен чыгарып,мәктәпләр арасында беренчелекне Лицей мәктәбе алды, 2урын-гимназияның 5а классы, 3 урын- Олы Чакмак авылы мәктәбе.
Җиңүче командалар һәм иң яхшы норматив тапшыручылар грамоталар белән бүләкләнделәр.