«Сандугач сайрар илем»

2023 елның 17 марты, җомга
Кичә, 2023 елның 16 мартында Әлмәт шәһәрендә «Хореография» номинациясе буенча «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының XXVI региональ фестивале узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгышындагы 18 торак пункттан 70тән артык хореография коллективлары катнашты. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең «АССА» һәм «Тукай бизәкләре» бию ансамбльләре I һәм II дәрәҗә лауреат булдылар. Ансамбль үсешенә балаларга акчалата премияләр, конкурс логотибы белән футболкалар һәм значоклар, шулай ук татлы презентлар тапшырылды. Балаларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен Булат Солтановны Һәм Ольга Нуруллинаны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International