Мөслимлеләр 11 нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Казанда узган 11 нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Мөслим районы игътибар үзәгендә булды.

Кунакларны фолкьлор ансамлебез дәртле җыр биюләре белән каршы алды. Каз өмәсенә багышланган зур күргәзмәдә күренекле рәссамнәрнең картиналары, йола күренеше, чигүле мамык мендәрләр, милли ризыклар, "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче Алия Гарипова һәм Айсылу Абдразакованың нәсел шәҗәрәләре, Ирек Хамадишин кооперативында җитештерелгән каз продукцияләре тәкъдим ителде.

Республикабыз Рәисенең "Мөслимлеләргә рәхмәт!" дигән сүзләре уртак хезмәткә иң зур бәя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International