11 мартта Әлмәт шәһәрендә йөзү буенча "Брассист көне" республика ярышлары узды.
Ярышларда 22 команда катнашты. Мөслим районы командасы 2008-2013 елларда туган 15 спортчы белән тәкъдим ителде.
200 м брасс дистанциясендә кызлар арасында Шәйхразиева Амира 1 урын,
егетләр арасында Мотыгуллин Нурислам 3 урын алдылар, 2013 елгы кызлар - Галимова Сарвиназ һәм Фазлиева София 1 нче яшүсмерләр разрядына нормативны үтәделәр.
Җиңү белән котлыйбыз! Шул ук рухта дәвам итәргә, моның белән генә тукталмаска һәм һәр тапкыр үз җиңүебезгә тагын да тизрәк һәм ышанычлырак ирешергә телибез. 

