Р. Нәгыймов исемендәге "Урсал тауда" Халыкара конкурс-фестивале

2023 елның 13 марты, дүшәмбе
Бүген Әлмәт шәhәрендә Р. Нәгыймов исемендәге "Урсал тауда" Халыкара конкурс-фестивале узды. Анда Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары катнашты. Балалар уңышлы чыгыш ясап, 19 шәhәр-районнан килгән 200гә якын бала арасында призлы урыннар яуладылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Александра Булатова - 1 дәрәҗә лауреат (укытучысы Шәрипова Ф. ф.); Язилә Кыямова - 2 дәрәҗә лауреат ( укытучысы Хәбибуллина Р. А.); Әминә Мәгалимова, Камилә Габидуллина, Кадрия Сәлимова (укытучылары Латыйпова А. М.), Ралина Шәрипова (укытучысы Шәрипова Ф. ф.), Кира Зиннурова (укытучысы Деникаева Р. Р.) - 1 дәрәҗә дипломантлар; Индира Вәлиева (укытучысы Хәбибуллина Р.А.) - 2 дәрәҗә дипломант. Фортепиано бүлеге укытучылары триосы 3 дәрәҗә лауреат булды. Укытучылар конкурста җиңүчеләрне әзерләгәннәре өчен халыкара конкурстан Рәхмәт хатлары алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International