"Көчлеләр кубогына" ир-аталар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды.

2023 елның 13 марты, дүшәмбе
11 март көнне Мөслимнең "Яшьлек" спорт сараенда "Көчлеләр кубогына" ир-аталар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды. "Көчлеләр кубогы" ярышы Мөслим командалары арасында 5 ел үткәрелеп килә. Көн дәвамында барган ярышта 9 команда көч сынашты. Уенның нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр ачыкланды. Ир-атлар арасында: 1 урын Илтранс командасы ; 2 урын Илтранс-1 командасы 3 урын Илтранс -3 командасы. Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын "Факел" командасы кызлары; 2 урын "СОК Юность" командасы кызлары; 3 урын "Исполком" командасы кызлары.👏👏 Иң яхшы уенчылар дип билгеләнде: Исламов Фаит; Ибнеев Ильнар; Мирсалихов Шамиль; Кондратьева Резеда; Касимова Сания; Багауова Амиля. Җиңүче командалар иганәчеләр әзерләгән грамоталар, медальләр, истәлекле бүләкләр һәм кубок белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International