«Сандугач сайрар илем»

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе
2023 елның 1-2 мартында «Юность» сәламәтләндерү лагеренда «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының ХХVI фестивале халык уен коралларында башкаручылар номинациясендә (ансамбльләр һәм соло) узды. Анда республикабызның 18 нефть шәһәреннән һәм районыннан ике йөзгә якын талантлы бала җыелды. «Татнефть» хәйрия фонды «Рухият» программалары РФ дә игълан ителгән педагог һәм остаз елына багышланды. Конкурста Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары катнашты (укытучылары Салихҗанова Д. Р.) Дәүләтшин Рушат дипломант, Салихҗанов Ислам һәм балалайкачылар ансамбле III дәрәҗә лауреатлар булдылар. Конкурста катнашучыларның барысы да кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, ә лауретларга акчалата премияләр тапшырылды. Балалар конкурстан канәгать калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International